Зеленодольскида урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара

2013 елның 19 августы, дүшәмбе
Зеленодольскида урып-җыю эшләре барышында бөртеклеләрнең 69 процент мәйданы суктырылган.
Район игенчеләре 26289 тонна ашлык җыеп алды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе агрономы Шәүкәт Шәрипов белдергәнчә, һава торышы урып-җыю эшләренә комачаулый, шуңа күрә бөртеклеләрне  атна ахырына  бары тик 90 процентын гына суктырып алуга өметләнәләр. 
Бер үк вакытта көзге культураларны чәчү бара. Арыш - 1000, ә бодай 300 гектарда чәчелгән.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International