Татарстанда «Гараж амнистиясе» буенча 8 меңгә якын объект теркәлгән

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

Шуларның 4 105е - гараж объектлары. 3 844 җир участоклары.  Әлеге күрсәткечләр буенча Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектлары арасында лидерлар бишлегенә керә.

Татарстан Муниципаль берәмлекләре арасында Казан (2 140), Яр Чаллы (2028), Әлмәт (1 476), Чистай (737) һәм Бөгелмә (349) районнары алда бара.

 "Татарстан Росреестры даими нигездә региональ һәм муниципаль хакимият органнары белән берлектә гаражларны һәм алар астындагы участокларны гадиләштерү механизмын дөрес куллануны тәэмин итә. “Гараж амнистиясе”   гамәлдә булган вакытта - 2021 елның 1 сентябреннән – аның мөмкинлекләреннән 8 меңгә якын татарстанлы файдаланган, шуларның 1750е – гади гражданнар», - дип хәбәр итте Татарстан Росреестры җитәкчесе Азат Җаббаров.

Исегезгә төшерәбез, "Гараж амнистиясе" турындагы Закон 2026 елның 1 сентябренә кадәр капиталь төзелеш объекты булган һәм РФ шәһәр төзелеше кодексы гамәлгә кертелгән көнгә кадәр төзелгән гаражны кулланган гражданның, аерым алганда, ул урнашкан дәүләт яки муниципаль милектә булган җир кишәрлеген бушлай милеккә бирү хокукына ия булуын билгели, әгәр гараж урнаштыру өчен җир участогы гражданга бирелгән яки аңа нинди дә булса оешма тарафыннан тапшырылган булса (шул исәптән бу граждан аның белән хезмәт яки башка мөнәсәбәтләрдә булган), яки аңа башка ысул белән бүлеп бирелгән булса, яки мондый җир участогын куллану хокукы гражданда башка нигезләр буенча барлыкка килгән.

Өстәмә хәбәр итәбез, Россия хөкүмәте тарафыннан күчемсез милек объектлары, шул исәптән тимер юлның бүлеп бирелгән полосасы чигендә урнашкан гаражлар хуҗалары, әгәр бу участокларны тимер юл транспорты ихтыяҗлары өчен куллану планлаштырылмаса, алар астында җиргә хокукларны рәсмиләштерә алачак дигән карар имзаланган. Моннан тыш, Дәүләт Думасында гараж кооперативлары һәм ширкәтләре төзү кагыйдәләрен билгеләүче закон проекты карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International