ТР Икътисад министрлыгы зеленодоллыларны кече бизнес өчен мәйданнар булдырганы өчен мактый

2013 елның 21 августы, чәршәмбе
Республикада  муниципалитетлар өчен сәнәгать мәйданнары оештыру эше дәвам итә. Татарстан Икътисад министрлыгы вәкилләре  Зеленодольск районын алдынгылар рәтендә атый.
"Зеленый Дол" инвестиция үзәге җитәкчесе Олег Гончаров уңышлы эшләп килгән "М-7" технопаркыннан тыш, Зеленодольскиның төньяк-көнчыгышында кече бизнес өчен сәнәгать мәйданы  булачак, ди. Ул "Тандер" ААҖ  янында урнашып, аның белән бер комплекс тәшкил итәчәк. Киләчәктә "Яңа Тура" технополисында  авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртергә мөмкин булачак. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International