Зеленодольскида агросәнәгать күмәртәләп сатып алу үзәге ачылачак

2013 елның 22 августы, пәнҗешәмбе
Зеленодольскида күмәртәләп сатуның агросәнәгать үзәге  ачылачак, Әлеге проектны"Яңа Тура" технополисы мәйданында тормышка ашырачаклар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күмәртәләп сату тармакара агросәнәгать үзәге инвесторлары  белән очрашты. Республика массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, ике як та проектны, квалификацияле персоналны сайлап алуны, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр белән хезмәттәшлекне тикшерде. 
Күмәртәләп сату агросәнәгать үзәге җитештерүчедән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алуның югары технологиясен, заманча саклау куәтләрен булдырачак. Бу исә үз чиратында авыл хуҗалыгы продукциясен җитешреүдән алып сатуга кадәр бердәм чылбырны тәшкил итәргә мөмкинлек тудырачак. Рөстәм Миңнеханов дәүләттән компанияләргә ярдәм булачак, дип ышандыра. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International