Зеленодольск районы табигать һәйкәлләре саны буенча 3 урында тора

2013 елның 23 августы, җомга

Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы республиканың табигый һәйкәлләре исемлеген бастырды. Андый объектлар барлыгы 137. Зеленодольск районында да андый һәйкәл булырлык урыннар бар.

 

Зеленодольск районында 9 табигый һәйкәл урнашкан. Аларның барысы да “Свияжск” дәүләт табигать тыюлыгы комплексында.

Болар:

Бело-Безводный күле

Провальное күле

Собакино авылы күле

Зөя елгасы

Ильинка балкасы

Кушангер чокыры

Никольский чокыры

Фәхри яры чокыры

Соры челән колониясе

Безнең райондагы уникаль урыннарның гомуми мәйданы 249 гектар.

Республиканың гомуми рейтингы буенча Зеленодольск районы 3 урынны алып тора. Беренчелек – Лаеш районында. Анда барлыгы 14 һәйкәл урнашкан. Икенче урында 12 табигый һәйкәл белән Югары Ослан районы.

Ә менә Әтнә районы исемлеккә бөтенләй кертелмәгән.  Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматына ышансаң, анда бер генә табигый һәйкәл дә юк икән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International