Татарстанда “24 сәгать" эчендә 50 меңнән артык ипотека теркәлгән

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

Бу хакта Татарстан Росреестры 2021 елның 1 сентябреннән республика территориясендә «24 сәгать эчендә Электрон ипотека» проектын гамәлгә ашыру мәгълүматларын анализлаганнан соң хәбәр итте.

 

2023 елда Татарстан Росреестрына ипотеканы теркәү өчен 20 меңгә якын гариза килгән, шуларның 16 меңе (80%) электрон рәвештә.  Күпчелек очракта тәүлек эчендә кредит оешмалары белән хезмәттәшлек иткәндә электрон рәвештә бирелгән документлар буенча ипотека теркәлә. Мәсәлән, быел 13,6 меңгә якын шундый ипотека теркәлгән, шул исәптән ташламалы ипотека кредитлау программасы буенча - 2 809.

"Беренче ташламалы ипотека Татарстанда 2020 елның маенда теркәлде. Шул вакыттан бирле «Ташламалы ипотека» дәүләт программасы ярдәмендә яңа төзелешләрдә торак сатып алудан республиканың 27 меңгә якын гаиләсе файдаланган. Программа гамәлгә кергәннән бирле Татарстан Росреестры базар ставкасыннан түбәнрәк булган ипотекаларны нәкъ шул кадәр теркәгән. Һичшиксез, бер тәүлектә генә торакны теркәү мөмкинлеге «Торак һәм шәһәр мохите» федераль проектын гамәлгә ашыру өлешендә нәтиҗәле механизм булып тора, – дип билгеләп үтте Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

Авыл ипотекасы программасы гамәлгә ашырылганнан бирле (2020 елның апреленнән) аның мөмкинлекләреннән 3 400 мең Татарстан гаиләсе файдаланган. Агымдагы елда-340тан артык. Россельхозбанк мәгълүматлары буенча, күрсәтелгән ярдәмнең гомуми суммасы 8 млрд сумнан артык тәшкил итә.

 «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган авыл ипотекасы программасы елдан-ел үз ихтыяҗын күрсәтә. Өч ел эчендә без берничә мең кешенең торак шартларын яхшырта алдык, кечкенә торак пунктларда эш урыннарын саклап кала алдык һәм авыл җирлекләренә яңа импульс бирдек. Авыл ипотекасын бирү күләме буенча Татарстан традицион рәвештә лидерлар рәтендә тора», - дип сөйләде Татарстан төбәк филиалы директоры урынбасары Вәсилә Муллина.

Исегезгә төшерәбез, быел авыл ипотекасын шәхси торак төзелешенә (ИЖС) яисә участок белән әзер шәһәр читендәге йорт сатып алуга алырга мөмкин. Шул ук вакытта участоклы йортны физик заттан сатып алсалар, объект 5 елдан да өлкәнрәк булмаска тиеш. Юридик заттан сатып алу очрагында бу срок 3 елдан артмаска тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International