Зеленцияне Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге хезмәткәрләре үткәрде. Балаларның һәр яшь категориясе өчен үз әңгәмә темалары.
Яшьрәк балалар белән шәхси гигиенаның мөһимлеге һәм җәйге травматизм турында сөйләштеләр. Яшүсмерләр ВИЧ-инфекцияне һәм җенси юл белән йога торган авыруларны профилактикалау, шулай ук тәмәке тарту һәм наркомания куркынычы турында белгәннәр.
Үзәк психологы дуслык һәм эмоциональ халәт турында тренинглар үткәрде. Балалар медицина хезмәткәрләре белән аралашуда актив катнаштылар, сораулар бирделәр һәм аларга җаваплар алдылар.
"Яшел Үзән РҮХ" ДАССО