Татарстан Росреестрының туры эфиры: ни өчен Росреестрда күчемсез милекне теркәргә кирәк

2023 елның 4 августы, җомга

2023 елның 7 августында 11.00 сәгатьтә сезне вКонтакте төркемендә Татарстан Росреестрының туры эфирына кушылырга чакырабыз.

Эфир темасы: ни өчен Росреестрда күчемсез милекне теркәргә кирәк.

Эфирны карагач сез белерсез:

БТИ документлары астында нәрсә күздә тотыла?

- Ни өчен Росреестрда БТИда күчемсез милеккә хокукларны теркәү турында мәгълүмат юк

- Әгәр минем хокукым БТИда теркәлгән булса, нигә миңа Росреестрда күчемсез милекне теркәргә кирәк?

- Хокукны теркәү өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәк һ. б.?

Сорауларга Татарстан Росреестрының күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева җавап бирәчәк, эфир модераторы булып ТР Риэлторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садреев чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International