Нурлат авылында Казанның 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенең мобиль комплексы эшли башлады

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

Исегезгә төшерәбез, бу инде Зеленодольск районының күчмә поликлиника тукталган икенче пункты.

Нурлатта башкала табиблары 7-11 һәм 14-18 август көннәрендә кабул итәчәк. Комплекс Марат Фәйзуллин урамы, 17 йорт адресы буенча урнашкан (клуб янында). Мобиль пунктның Эш сәгатьләре 8.00 дән 13.00 гә кадәр.

Участок терапевтыннан кардиолог, невролог, офтальмолог, уролог, травматолог, ревматолог, кан тамырлары хирургы һәм гинекологка язылырга мөмкин. Шулай ук комплекс эше кысаларында диспансерлаштыру үтәргә мөмкин.

Аннары күчмә поликлиника Олы Ключи авылына, шулай ук Васильево бистәсенә юл тотачак.

"Яшел Үзән РҮХ" ДАССО

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International