Яшел Үзәннең «Дельфин» яхт-клубында «Химград Кубогы»җилкәнле регата этаплары узачак

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

Ярышлар 12-13 һәм 26-27 август көннәрендә узачак. ТР җилкәнле спорт федерациясе барлык теләүчеләрне дә катнашырга чакыра.

Республиканың теләсә кайсы предприятиесе җилкәнле регатада катнашу өчен 3-4 кешедән торган үз командасын җыя ала. Җилкәнле яхта белән идарә итү тәҗрибәсе мәҗбүри түгел. Тәҗрибәсез командалар өчен профессиональ шкипер биреләчәк.

Өстәмә күнегүләр оештыру мөмкин. Яңа килүчеләр һәм профессионаллар өчен төрле зачетлар үткәреләчәк.

Сезне ярышларда көтеп калабыз!
Ярышларда катнашкан яхтада булганнан соң, онытылмаслык дулкынлану һәм позитив заряд алырга мөмкин!👍🏻

Гаризалар телефон аша кабул ителә:
89872900165 (ТР җилкәнле спорт федерациясенең Попечительләр советы рәисе Олег Евгеньевич Ибраһимов)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International