Татарстанда җир законнарын бозуның 5 меңнән артык билгесе ачыкланган

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

Мондый мәгълүматларны агымдагы елның 7 ае йомгаклары буенча Татарстан Росреестры китерә.

Татарстан Росреестры дәүләт җир инспекторлары гражданнарның хокуклары бозылуны булдырмау максатыннан үз теләкләре белән хокук бозуларны бетерүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрә. Быел тикшерү нәтиҗәсендә хокук бозучыларга җир законнарын бозуга юл куймау турында 5 388 кисәтү бирелгән. Иң күп хокук бозулар Чаллыда һәм Түбән Камада, шулай ук Актаныш, Биектау һәм Нурлат районнарында ачыкланган.

Иң киң таралган хокук бозу булып элеккечә үк җир кишәрлекләрен үз белдеге белән биләү кала барлык хокук бозуларның 85% ы. Татарстан Росреестры тарафыннан дәүләт җир күзәтчелеге өлкәсендә башкарылган эш нәтиҗәләре буенча, милекчеләргә законсыз милекчелектән 7 мең кв. м. тирәсе җир кишәрлекләре кайтарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International