Татарстанда яңа суднолар төзү колледжы 120 студент кабул итте

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

Татарстанда 1 сентябрьдә тагын бер Урта һөнәри белем бирү учреждениесе – Яшел Үзән суднолар төзү колледжы ачылачак. 2023-2024 уку елына 120 бюджет урыны каралган, студентларны җыю тулы күләмдә башкарылган.

Колледжда корабль төзү, корабль машиналарын һәм механизмнарын монтажлау һәм техник хезмәт күрсәтү, корабль электр җиһазларын һәм автоматика чараларын эксплуатацияләү буенча белгечләр әзерләячәкләр. «ТР Электрон мәгариф» сайтында урнаштырылган мәгълүмат буенча, яңа оешма җитәкчесе итеп Тимур Хәкимуллин билгеләнде.

Уку корпусы Зеленодольск шәһәрендә Гастелло урамында, 4 нче йортта урнашкан. Уку елы башына Анда аудиторияләрдәге һәм коридорлардагы стеналарны буяганнар, спорт залын ремонтлаганнар. Бина өчен су җылыткычлары сатып алынган һәм ашханә өчен яңа җиһазлар сатып алынган. Барлык эшләр «Ак Барс»суднолар төзү корпорациясе акчасына башкарыла.ㅤ

«Татмедиа " республика агентлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International