Татарстан Росреестрында ведомствоның кадастр инженерлары белән электрон хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды. Аны үткәргәндә кадастр инженерларының Росреестр порталында Шәхси кабинет аша гаризалар бирүдә килеп туган проблемалар турында фикер алыштылар. Шулай ук инженерлар һәм Росресстраның «ТехноКад» һәм башка программалар аша үзара эшчәнлеге мәсьәләләре каралды.
Росреестрга кадастр инженерлары тарафыннан электрон рәвештә документлар тапшыру мөмкинлеге исәп-хисап-теркәү гамәлләре процессын шактый гадиләштерә һәм тизләтә, чөнки гариза бирүчене өстәмә вакыт чыгымнарыннан һәм кыенлыклардан азат итә.
"Кадастр инженеры документларны электрон рәвештә тапшырганда, алар турыдан-туры Росреестрга килә. Шулай итеп, гражданнарга МФЦга походка вакытны ике тапкыр сарыф итәргә кирәкми – башта тапшыру өчен, ә аннары әзер документлар алу өчен. Әгәр дә искәрмәләр ачыкланса, алар, гариза бирүчедән читтә калып, кадастр инженерына җибәрелә. Бу документларны сыйфатлырак әзерләүгә ярдәм итә. Ә бу гамәлләр электрон рәвештә башкарылганга күрә, күчемсез милекне рәсмиләштерү тизлеге дә арта, аерым алганда, кадастр исәбенә кую яки бер үк вакытта процедура - кадастр исәбенә кую һәм хокукны теркәү», - дип шәрехли Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбаров.