Моның өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында Росреестрга ЕГРНга тиешле язма кертү турында гариза бирергә кирәк.
Татарстан Росреестрында 2023 елга кадәр язманы кертү турында гаризаны ике ысул белән генә бирергә мөмкин булуын искәрттеләр:КФҮ аша һәм электрон формада Росреестр сайты аша, алдан аны көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзалап.Әмма быелдан расланган хисап язмасы булган гражданнар дәүләт хезмәтләрендә шундый гариза бирә ала.
Теркәлү мөмкин түгеллеге турында гариза электрон документ формасында шәхси кабинетны гариза бирүченең көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән имзаланмыйча куллану аша тапшырылырга мөмкин. ЕГРНда билге 5 эш көненнән дә соңга калмыйча барлыкка киләчәк.