Бүген Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә «Дуслык» яңа модульле спорт залы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
Спорт объекты «спорт - тормыш нормасы»милли проекты кысаларында төзелгән. Залда мини-футбол, волейбол, баскетбол, җиңел атлетика белән шөгыльләнү өчен зоналар җиһазландырылган. Шулай ук көнчыгыш көрәшләренең төрле төрләре буенча секцияләр оештыру планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда массакүләм спортны үстерүгә һәм киң кулланырга мөмкинлеген тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Заманча спорт корылмалары, шул исәптән адымнар белән барып җитү объектлары төзелә.
Гомумән алганда, бүген республикада 11,6 мең спорт объекты бар, шуларның 354е Яшел Үзән районында.