Татарстанның иң зур бистәсендә башкала табиблары өч атна кабул итәчәк: 4-8, 11-15 һәм 18-22 сентябрь көннәрендә.
Комплекс Мәктәп урамы, 30 адресы буенча урнашкан (җирле мәдәният йорты янында).
Профильле белгечләргә кабул итүгә поселок поликлиникасында һәм участок терапевтында язылырга мөмкин. Алдан диспансерлаштыру киңәш ителә.
Мобиль поликлиникада кабул итүне кардиолог, невролог, офтальмолог, уролог, кан тамырлары хирургы һәм гинеколог алып бара.
Эш сәгатьләре:8: 00дән 13: 00гә кадәр.
"Яшел Үзән РҮХ" ДАССО