Рөстәм Миңнеханов ТР Инвестицион Советында проектны хуплады.
Гаилә белән ял итү өчен глэмпингны Казаннан 40 километр ераклыктагы Бишнә авыл җирлегенең Кызыл Кармыш авылы янында төзергә планлаштыралар.
Биредә 17 торак йорт, хаусбот (судагы йорт), мунча комплексы, пирслы кафе, балалар спорт һәм күңел ачу зоналары барлыкка киләчәк. Шулай ук табигый ландшафт 5 километр озынлыктагы экотроп төзергә мөмкинлек бирәчәк.
- Глэмпинг бу территорияләргә яңа тормыш өрәргә мөмкинлек бирәчәк, яңа эш урыннары барлыкка киләчәк, - дип билгеләп үтте Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев.
Рөстәм Миңнеханов проектны хуплады. Беренче чиратны ачу 2024 елда планлаштырыла, проект куәтенә чыгу 2027 елда.инвестицияләрнең гомуми күләме 37 миллион сум тәшкил итәчәк.