Роспотребнадзор 2023 елның 26 сентябрендә шәһәр һәм район халкына консультацияләр бирәчәк

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге кулланучылар хокукларын һәм кулланучыларның законлы мәнфәгатьләрен яклауның актуаль мәсьәләләре буенча халыкка чираттагы консультация бирәчәк.

 

Консультация барышында мөрәҗәгать иткән кулланучыларга сатучыларга яки хезмәт күрсәтүчеләргә карата дәгъвалар төзүдә ярдәм күрсәтеләчәк, кулланучыларның булган проблемаларын карауда ярдәм күрсәтеләчәк, гамәлдәге законнар нормаларына аңлатмалар биреләчәк.

 

Әлеге чара 2023 елның 26 сентябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр ТР, Зеленодольск шәһәре, Беренче Май урамы, 14 йорт адресы буенча Зеленодольск районының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәге филиалы бинасында үткәреләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International