"Мәрхәмәт-шәфкатьлелек" ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән берлектә «Хатын-кыз игътибары»телефон кайнар линиясен үткәрәчәк
Теләге булган һәркем өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә алачак.
Кайнар линия 4 октябрьдә сәгать 10дан 15кә кадәр узачак.
Телефоннар:
8(843) 236-00-71, +7(939)345-37-50 (WhatsApp сораулары өчен)