35 яшьлек Зөлфәт Хәбибуллин кандидатурасын дүртенче чакырылыш Яшел Үзән муниципаль районы Советының 28 нче сессиясендә хупладылар.
Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
Башкарма комитет җитәкчесе вазифасына ике кандидатура тәкъдим ителде, шул исәптән торак-коммуналь хуҗалык департаменты башлыгы Нияз Минһаҗев. Депутатлар бертавыштан Зөлфәт Хәбибуллинны якладылар.
Зөлфәт Флунович Хәбибуллин 2017-2018 елларда
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе.
2018 елдан - җитәкче урынбасары, 2021 елдан - Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының беренче урынбасары.
2023 елдан ТР Раисының кадрлар резервына керә.