Рөстәм Миңнеханов эшчеләргә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Төбәк башлыгы бүген машина төзелеше үсешенең мөһим шарты булып кадрлар белән тәэмин итү тора, дип ассызыклады.
Уңышлы мисал итеп ул «ПОЗиС» ны атады, ул конкрет ихтыяҗлар өчен белгечләр әзерләү өчен Яшел Үзән механика көллияте белән нәтиҗәле хезмәттәшлек төзеде.
Бүләкләнүчеләр арасында - «ПОЗиС» АҖнең эретеп ябыштыру һәм каплау техник үзәге начальнигы Владимир Брюхушин. Аңа «Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе»дигән мактаулы исем бирелә.
«Иң яхшы яшь инженер» номинациясендә инженер-конструктор Павел Петров билгеләнде.