Яшел Үзәндәге микроэлектроника сәнәгать паркы үсешкә 241,8 млн сум алачак

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Федераль сайлап алу нәтиҗәләре буенча, финанслау «Промэнерго»сәнәгать технопаркының 3 нче чиратын төзүгә билгеләнгән.
Игълан ителгән проектның гомуми бәясе, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматлары буенча, 575,7 млн.сум тәшкил итә. Россия бюджеты акчаларыннан тыш, 161,2 млн. сумны республика казнасы кертәчәк, тагын 172,7 млн. сумны «Искра-Волга»ҖЧҖ идарәче компаниясенең үз акчалары тәшкил итәчәк.

«Промэнерго» технопаркы электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль системаларын, шул исәптән 2019 елда ТРда масштаблы рәвештә кертелә башлаган торак фонды өчен, шулай ук электр автомобильләре өчен зарядкалау станцияләре һәм микроэлектрон продукциянең башка төрләрен чыгаруда махсуслаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International