Яшел Үзәннең "Мирас-Мирас" балалар лагеренда Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелде

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

Лагерьда ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән көзге «Этномастер» сменасы тәмамланды, ә бүген Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә.

ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Адгамова һәм ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков бәйрәм чарасының мактаулы кунаклары булдылар.

Концерт башланыр алдыннан кунаклар лагерь территориясен карап чыктылар, аның эше белән таныштылар. Биредә балалар тулысынча иҗатка чумалар һәм республикабызның төрле халыклары мәдәнияте белән танышалар: чүлмәкче остаханәсендә шөгыльләнәләр, кулинар мастер-классларга йөриләр, медиа-үзәктә эшлиләр, тукыма буенча рәсем ясауны өйрәнәләр һәм башка күп нәрсәләр.

Яшел Үзән районы башлыгы исеменнән балаларны социаль мәсьәләләр буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Динар Нигъмәтуллин котлады:

- Бүгенге көннең мөһим фикере бәйрәм, безнең көчебез бердәмлектә! Традицияләр, мәдәниятләр бердәмлеге һәм дуслык. Онытмагыз, сезнең һәрберегез искиткеч талантлы, сез-республикабыз һәм илебезнең киләчәге, без сезнең белән горурланабыз!

Кунакларга бай концерт программасы тәкъдим иттеләр, анда көзге сменада катнашучылар чыгыш ясадылар һәм үз талантларын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International