Кичә Казанда ТР архив хезмәтенең 105 еллыгы уңаеннан архив конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
«Авыл җирлеге җирле үзидарә органының иң яхшы архивы - Татарстан Республикасы муниципаль архивын тулыландыру чыганагы» номинациясендә грантны Яшел Үзән районы Күгеш авыл җирлеге башкарма комитеты яулады.
«Оригиналь Шәҗәрә» номинациясендә эшләр билгеләнде:
Степан Серяков Пушкин исемендәге 9 нчы лицей укучысы «Серяковлар агачы» иҗади эше өчен һәм Тимофей Вершинин 1 нче лицей укучысы «Безнең гаиләнең Бөек Җиңүгә керткән өлеше»иҗади эше өчен.
Җиңүчеләрне котлыйбыз!