«Порт» яшьләр үзәгендә йөздән артык волонтер җыелды, балаларны Яшел Үзән районы Яшьләр эшләре бүлеге башлыгы Евгений Потапов котлады:
- Сезне бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм, һәрберегез белән горурланабыз, активлыгыгыз һәм җаваплы эшегез өчен рәхмәт белдерәбез! Сезгә уңай һәм актив булырга, тормыштан ләззәт алырга һәм үз максатларыгызга ышаныч белән барырга телим!
Иң яхшы активистларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Яшел Үзән районында барлыгы 5 Волонтер оешмасы бар: тормыш пульсы, волонтер медиклар, Җиңү волонтерлары, инклюзив волонтерлар, Яхшы Яшел Үзән. Волонтерлар штабында 5 меңнән артык кеше исәпләнә.