Казанда "Игелекле Татарстан"республика премиясенә йомгак ясалды.
Конкурс сынаулары 3 этапта узды: гаризалар бирү, игелекле эшләр марафоны, үз-үзеңне тәкъдим итү. Ахырда һәр номинациядә 3 финалист игълан ителә.
"Гражданлык-патриотик эш өлкәсендә Волонтер" номинациясендә Васильево бистәсенең мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты, «Җиңү волонтерлары» Яшел Үзән бүлекчәсе координаторы Екатерина Борисюк лауреат булды.