2023 елның 11 ае йомгаклары буенча Татарстан Росреестры тарафыннан сатып алу-сату килешүләре нигезендә 219 меңгә якын хокук күчеше теркәлгән, бу 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 22,5% ка күбрәк.
"Шунысы игътибарга лаек, быел икенчел күчемсез милек базарында теркәлгән килешүләр саны буенча иң югары күрсәткеч көзгә туры килде, ягъни сентябрь аенда, 26 меңгә якын сатып алу-сату килешүе теркәлгән иде. Үз чиратында, килешүләрнең минималь саны гыйнварда 11,5 мең ДКП теркәлгән. 2022 елда килешүләрнең максималь саны март аенда 21 мең, минималь саны май аенда (12 мең ДКП) булган», – дип төгәлләде Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.
Күчемсез милек объектлары төрләре буенча фатирларга сатып алу-сату килешүләрен теркәү саны 2022 ел белән чагыштырганда 35,5% ка арткан (65,5 меңнән 89 меңгә кадәр). Торак булмаган биналарга 20% (7,8 меңнән 9,3 меңгә кадәр). Җир участокларын ешрак 15,4 процентка (тиешле рәвештә 90 мең һәм 104 мең), шәхси торак йортларны 10 процентка (15,4 мең һәм 17 мең) сатып ала башлаганнар.