Серго исемендәге Яшел Үзән заводы оешуга 125 ел тулуны билгеләп үтә. Эшчәнлегенең төп юнәлеше-суыткыч җитештерү, ул 1950 еллар ахырында үзләштерелә. Бу вакыт эчендә 15 млн берәмлектән артык суыткыч техникасы җитештерелгән.
Совет чорында ук Мир сәүдә маркасы астында җитештерелгән беренче ДХ-120 суыткычлары үз сыйфаты, ышанычлылыгы һәм ныклыгы белән билгеле.
Легендар Мир маркасын POZIS бренды алмаштыра, ул Россиядә генә түгел, ә аның чикләреннән еракларда да киң билгеле.
POZIS суыту техникасы линиясендә 160тан артык база моделе һәм 700дән артык модификация бар, анда экологик «Яшел» технология генә кулланыла.
Компания Россиядә беренчеләрдән булып медицина техникасы җитештерүне үзләштерә.
Шулай ук POZIS сәнәгать инжинирингын актив гамәлгә ашыра.
Быел РФ Президенты Владимир Путин Указы белән күп меңлек завод коллективы ике тапкыр «хезмәттәге уңышлары өчен»мактау билгесе белән бүләкләнә.