Бүген Казанда «Ел җитәкчесе-2023» республика конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы, шулай ук «Яңарыш»фонды бүләкләрен тапшыру булды.
Иң яхшы җитәкчеләр арасында «Горький исемендәге Завод» АҖ генераль директоры Александр Филиппов, «ПОЗИС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов, «индустриаль парк «М-7» ҖЧҖ директоры Валерий Бригаднов бар.
"Армия өчен заманча корал һәм техника китерүне арттыру һәм җитештерү куәтләрен модернизацияләү буенча оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре зур эш алып бара. Предприятие коллективларына фидакарь хезмәтләре һәм оборона сәләтебезгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде Рөстәм Миңнеханов.