Узган ел ахырында заманча флюорографлар 1 һәм 3 нче поликлиникаларда пәйда булды. Соңгысында, моннан тыш, яңа рентген-аппарат урнаштырылган.
Җиһазлар «Сәламәтлек саклау»милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча килгән.
Флюорография кабинетлары хәзер штат режимында эшли.
1 нче поликлиникада яшәүчеләрне 7.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр кабул итәләр.
3 нче поликлиникада 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр.
Көннең икенче яртысында белгечләр үзәкләштерелгән рәвештә Яшел Үзән предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләрен кабул итә.