Күчемсез милек базарында профессиональ катнашучылар өчен махсус туры эфир үткәреләчәк. Трансляциягә ВКонтакте ведомствосының рәсми төркемендә кушылырга мөмкин булачак (https://vk.com/rosreestr16 17 гыйнварда 11.00 сәгатьтә.
Туры эфирның төп темасы - җир кишәрлекләренә карата кадастр эшләре. Аерым алганда, аны үткәрү вакытында Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбаров һәм "Идел буе" АКИ СРО вәкиле Аделя Мифтахова түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар:
-Исәп-хисап чараларын туктатып тору өчен нигезләр?
-Бүгенге көндә чикләү планын, техник планын һәм тикшерү актын формалаштыру өчен XML схемаларының нинди версияләре кулланылырга тиеш?
- Янәшәдәге җир кишәрлегенең Хокук иясе килешү процедурасы барышында паспорт биргәндә, әмма актның үзендә СНИЛС реквизитларын гына күрсәтергә риза булган очракта, кадастр инженерының эш тәртибе нинди булырга тиеш?
- Техник план кушымтасы составына саклык зонасы чикләүләре билгеләнгән оешманың ризалыгын яки ризалык кирәклеген раслаучы документны кертергә кирәкме?
- Линияле күчемсез милек объектының төп характеристикасында (озынлыгында) хатаны төзәтеп буламы һ. б.
Җир кишәрлекләренә карата кадастр эшләре буенча сорауларыгыз булса, сез аларны хәзер үк безгә мессенджерга җибәрә аласыз.