1 апрельдән «Эковесна - 2024» акциясе башлана, ул традицион рәвештә санитар — экологик икеайлык белән берләштерелә. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк.
Төп максат чисталык өчен актив көрәшчеләрне һәм иң яхшы экологик инициативалар авторларын ачыклау һәм бүләкләү. Җиңүчеләрне "Экопомощник", "Экоберләшмә" "Экосемья", "Экокоманда", "Экопартнеры" һәм "иң яхшы муниципаль берәмлек"номинацияләрендә игълан итәчәкләр
Конкурс дәвамында марафон биремнәрен үтәргә, үтәлгән бирем турында мәгълүматны Вконтакте социаль челтәрендәге үз битендә бастырып чыгарырга кирәк.
Һәр атна ахырында отчетларны оештыручының электрон адресына җибәрергә Eco.pros@tatar.ru
Эшләр 1 апрельдән 26 майга кадәр кабул ителә.