Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты республика халкына «Татарстан тарифлары»телеграм-ботын искә төшерә.
Бот аша гамәлдәге бәяләр белән онлайн-форматта танышырга мөмкин, көйләүче органга шәхси мөрәҗәгать итү кирәкми.
Электрон ярдәмчегә «халык өчен тарифлар» бүлеге кертелгән, анда коммуналь хезмәтләргә социаль һәм сәнәгать булмаган өлкә тарифлары турында мәгълүмат бар. Шулай ук «башка кулланучылар өчен тарифлар»бүлеге дә бар. Кулланучыга уңайлы булсын өчен ачкыч сүзләр буенча эзләү кертелгән.
Телеграмма-ботка тоташу: @Tarif_RT_bot