Зеленодольск районы - «утильләштерү мәктәбе: электроника»экологик программасы җиңүчеләре арасында

2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында табигатьтән рациональ файдалану фондының «утильләштерү мәктәбе: электроника» Федераль экологик программасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

«Утильләштерү мәктәбе: электроника» экологик программасы электрон һәм электр калдыкларын аерым җыюны популярлаштыруга, гражданнарга экологик агартуга юнәлдерелгән.

Конкурс йомгаклары буенча ТР урта махсус уку йортлары арасында Зеленодольск медицина көллияте лидер булды.

ТР сәламәтлек саклау учреждениеләре арасында Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе лидер.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International