Яшел Үзәндә Алтынов паркы ачылды

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев, чакырылган кунаклар катнашты.

Бәйрәм кунаклары өчен бай программа әзерләнгән иде: мастер-класслар белән тематик мәйданчыклар, спорт ярышлары, мототехника күргәзмәсе.

- Республика көнендә без Советлар Союзы Герое Николай Алтынов паркын ачабыз. Бүген безнең шәһәрдә яңа, уңайлы, заманча иҗтимагый киңлек барлыкка килде. Биредә яшәүчеләр һәм төрле яшьтәге кунаклар өчен ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган, - дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев.

Территорияне төзекләндерү беренче чиратта ял итү, спорт белән шөгыльләнү һәм көндәлек тормыш өчен табигый мохиткә минималь йогынты ясауга юнәлдерелгән. 

Проект халыкның аз хәрәкәтчән төркемнәренең ихтыяҗларын исәпкә ала торган инклюзив пространство булдыруга юнәлдерелгән.

Паркта уңайлы маршрутлар һәм матур күренешләр белән күп дәрәҗәле киңлек барлыкка килде. Территорияне артык антропоген йөкләнештән саклауга аерым игътибар бирелде.

Биредә актив һәм пассив ял итү зоналары, балалар мәйданчыклары, табигатьтә ял итү өчен пространстволар, хайваннар өчен уен элементлары булган этләрне йөртү зонасы билгеләнгән.

 Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Алтынов паркы кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International