Яңа турда-яңа фельдшер

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Авыл ФАПына Казан медицина көллиятен тәмамлаган Алинә Чурилова эшкә килде. Бу вакыйганы авыл халкы түземсезлек белән көтте, бер елга якын аларның фельдшер-акушерлык пункты медицина хезмәткәресез калды.

Алинә Владиславовна үзе Хакасия республикасыннан. Балачактан ук ак халат кияргә хыялландым. Мәктәптән соң медицина көллиятенә укырга керә һәм Казанда төпләнә. Укыганда районыбыз ФАПларының берсендә практика үттем, диплом алгач, эшләү һәм яшәү урыны өчен яңа тур сайладым.

Хәзер җирле халыкның медицина ярдәме алу белән проблемалары юк. Яшь белгечнең эше кайный. Әле генә уколлар куйдым һәм кан басымын үлчәдем, ә инде яңа туган бала янына патронажга йөгерергә вакыт. Аның ФАПына 520 кеше беркетелгән.

Фельдшерны авылда ачык йөз белән каршы алдылар. Ул, үз чиратында, ышанычны акларга вәгъдә итә. Хәерле юлга, Алинә Владиславовна!

Үзәк район хастаханәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International