Татарстанлылар дәүләттән финанслашып, озак сроклы акча җыю программасыннан файдалана алалар

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

2024 елның 1 гыйнварыннан Дәүләттән финанслашу белән озак сроклы Саклык программасы (ПДС) старт алды. Ул гражданнарга киләчәктә өстәмә керем алырга яисә аерым тормыш ситуациясе очрагында финанс «куркынычсызлык мендәре» булдырырга ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел — Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлекчәсе.

2024 ел башыннан программага миллионнан артык кеше кушылды. Программага җәлеп ителгән акчалар күләме, дәүләтнең уртак финанславын һәм пенсия тупланмаларын күчерү турындагы гаризаларны исәпкә алып, 55 млрд сумнан артып китте (2024 елның 23 августына).

Программада катнашу ирекле. Теләк булганда бала яки башка кеше файдасына озак вакытлы акча җыю турында килешү төзергә мөмкин.

Акчаларны туплый башлау өчен программаның операторы булган НПФ белән килешү төзергә кирәк. Моны сайтта яки НПФ офисында эшләргә мөмкин.

Программада катнашуның беренче 10 елында сез елына 2 мең сумнан кертемнәр эшләсәгез, дәүләттән финанслашу алачаксыз. Ул взнослар суммасына һәм сезнең керемгә бәйле рәвештә елына 36 меңгә кадәр тәшкил итәчәк.

Бу программаның ничек эшләве турында тулырак,

ПДС турында бу посттан тагын да күбрәк белергә мөмкин. (https://t.me/obyasnayemrf/17078)

#аңлатамрф

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International