Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә шәһәр халкы көнкүреш калдыкларын вакытында чыгармауга актив зарланды. Аерым алганда, Фрунзе, Вәли Хаҗиев, Солнечная, Энгельс, Комсомол, Ленин, Тургенев, Гагарин, Сәйдәшев урамнарында.
- Барлык мөрәҗәгатьләр дә оператив рәвештә «ПЖКХ» ИК төбәк операторына җибәрелде, район җитәкчелеге дә килеп туган хәлдән хәбәрдар. Регоператор вәкиле сүзләренчә, чүп-чарны чыгаруның тоткарлануы машина йөртүчеләр составы җитмәү һәм ватылу сәбәпле техника линиясеннән чыгу белән бәйле. Контейнерларда еш кына төзелеш калдыклары була, бу графиктагы өзеклекләргә китерә. Хәзерге вакытта эшләр штат режимында алып барыла,-дип сөйләде районның матбугат хезмәте җитәкчесе Регина Чибрикова.
Моннан тыш, 10 октябрьдә «ПЖКХ» ИК вәкилләре һәм район башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашында яшел үзәнлеләр белән күчмә очрашулар планлаштырылган. Фикер алышуга чүп-чарны чыгару, контейнер мәйданчыкларын һәм аларга керү юлларын карау мәсьәләләре чыгарыла.
Яшел Үзән районында 138 контейнер мәйданчыгына һәм РСО өчен 146 сары челтәргә хезмәт күрсәтелә. Атна саен уртача 12 718 куб.метр калдык чыгарыла, эре габаритлы һәм үсемлек калдыкларын да кертеп, аларны чыгару тарифка керми.