Татарстан эшмәкәрләренең 97% күчемсез милекне теркәү тизлеген «бик яхшы»дип бәяләде

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

Сораштыруда барлыгы йөздән артык эшмәкәр катнашты

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын бәяләү өчен бизнес вәкилләреннән квартал сораштыру нәтиҗәләрен чыгарды. Нәтиҗәләргә караганда, эшмәкәрләрнең 97% ы Татарстан ведомствосының эшен «бик яхшы»дип бәяләгән.

Хокукларны теркәү буенча хезмәт күрсәтү тизлеген 5 мөмкинлектән 4,9 баллга бәяләделәр. Шул ук вакытта күчемсез милекне теркәү тизлеге өчен электрон рәвештә «5»куйганнар.

"60% очракта сораштыруда катнашкан эшмәкәрләр безгә документларны электрон рәвештә тапшырганнар. Әлеге хезмәтне безнең респондентлар 5 баллга бәяләде. Мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, республика эшмәкәрләре күчемсез милекне закон нигезендә билгеләнгән 7-9 эш көнендә уртача 2 эш көнендә терки", - дип хәбәр итте Күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Александра Абдуллина.

Татарстан Росреестрында билгеләп үтүләренчә, мөрәҗәгать итүчеләрдән сораштырулар «кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында квартал саен Росреестр тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту буенча чараларны гамәлгә ашыру өчен үткәрелә.

Элегрәк Татарстан Росреестры хәбәр иткәнчә, 2019 елдан төбәктә кече һәм урта бизнес вәкилләре мөрәҗәгатьләре буенча 96 меңнән артык күчемсез милек объекты теркәлгән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International