Мөхәммәтгалиева Магуза Вәлиәхмәт Кызы
30 ел Серго исемендәге заводның суыткыч производствосында эшләгән.Бүген аны кызының кайгыртуы чолгап алган. Ә оныклары Һәм оныкчыклары еш кына кунакка килә. Мәгүзә Вәлиәхмәтовнаның туганнары аның татар бәлешләре дөньяда иң тәмлесе, диләр.
Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән ЯМР спорт бүлеге начальнигы Мария Петрова Магуза Вәлиәхмәт кызын котлады, ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек теләде.
Котлауларга кушылабыз