Зеленодольск районы муниципаль берәмлекләр арасында иң яхшы Яңа ел бизәлеше буенча республика конкурсында җиңүче булды

2025 елның 4 феврале, сишәмбе

Атналык киңәшмәдә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Раифа авыл җирлеге башлыгы Илсур Нуриевка Яңа ел бизәлешенә һәм бәйрәм чараларын үткәрүгә республика конкурсында 1 урын өчен диплом тапшырды.

Конкурста барлыгы 42 муниципаль район һәм 2 шәһәр округы катнашты.Идел аръягы зонасы буенча «үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм җирлекләрдә биш зона төркеме буенча (район үзәкләреннән тыш) яңа ел чараларын уздыру» номинациясендә беренче урынны Раифа авыл җирлеге алды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International