Йөзү буенча спорт фестивале җиңүчеләре арасында "Дельфин" 5нче спорт мәктәбе укучылары

2025 елның 4 феврале, сишәмбе

Ижауда йөзү буенча федераль проект - "НацПлав:Дети" спорт фестивале узды, анда бөтен Россиядән 700 дән артык спортчы катнашты.

Яшел Үзәннән «Дельфин» 5нче спорт мәктәбенең 11 укучысы чыгыш ясады: Семенычев Роман, Селезнев Матвей, Сафиуллин Назар, Шәрәфиева Диләрә, Закирова Энҗе, Гарипов Данияр, Габделноров Тимур, Шәмсетдинов Булат, Мингалиев Таир, Мингалиев Малик, Разуваев Данил.

Шәмсетдинов Булат көмеш һәм бронза медальләр, Шәрәфиева Диләрә бронза медальләр яулады.Егетләрне һәм тренер Арина Серякованы котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International