Бүләкләрне Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
«Россия Федерациясенең медицина, биологик һәм дару куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында комплекслы фәнни-техник карарлар эшләү һәм массакүләм җитештерүгә махсус медицина җиһазларын кертү»уртак эше югары бәяләнде.
Серго исемендәге заводның техник үсеш буенча генераль директор урынбасары-баш инженеры Игорь Драгунских команда исеменнән Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Фәннәр академиясенә эшне югары бәяләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.
- Безнең техника илебез халкының дару һәм медицина иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге теманың нәтиҗәлелеге һәм актуальлеге Covid-19 пандемиясе вакытында да берничә тапкыр расланды. Без киләчәктә дә бу юнәлешне илебезнең технологик иминлеге һәм суверенитеты хакына үстерәчәкбез", - диде Драгунских.
Котлыйбыз!