Ярышлар Казан Суворов училищесын тәмамлаган, Россия Герое Роман Игошин истәлегенә багышланды.
Мәртәбәле кунаклар арасында спорт министрының беренче урынбасары Илдар Садриев, ВСРФ генерал-майоры, Суворов училищесы начальнигы Валерий Миронченко, генерал-майор, Ветераннар берлеге рәисе Александр Бородин, Осиновка авыл җирлеге башлыгы Юрий Харинкин, ЗМР спорт бүлеге начальнигы Мария Петрова һәм башкалар бар.Ярышларда Казаннан, Лаеш, Яшел Үзән районнарыннан, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай, Алабуга, Яр Чаллыдан 212 спортчы - 19 команда катнаша.
Ярышлар дәвам итә, спортчыларга уңышлар телибез!