Турнир Татарстан Республикасында «Динамо» җәмгыяте оешуга һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.
Мәртәбәле кунаклар арасында Россиянең Атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре, ТР "Динамо" ОГО ФСО Рәисенең беренче урынбасары, ТР Чирәмдәге хоккей федерациясе башкарма директоры Салават Гайсин, ЗМР спорт бүлеге башлыгы Мария Петрова, командалар тренерлары, спорт клублары директорлары бар.Турнир кысаларында бүләкләү үткәрелде һәм турнирның иң яхшы уенчыларын билгеләделәр.
Ярышлар йомгаклары буенча-1 урынны «Татарстан Республикасы җыелмасы», 2 урынны «Краснодар крае җыелмасы», 3 урынны «Орленок»командасы яулады.