Яшел Үзән спортчылары спорт гимнастикасы буенча Идел буе федераль округы Беренчелегендә җиңүчеләр арасында

2025 елның 28 феврале, җомга

Беренчелек Чабаксарда узды.

Татарстан Республикасы ир-атлар җыелма командасы составында 1 нче номерлы олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүче ике егет, спорт гимнастикасы буенча Россия яшьләр җыелма командасы әгъзалары Радмир Мусаев һәм Азат Закиров чыгыш ясады. Икесе дә 1 нче лицейда укый.

Команда ярышлары йомгаклары буенча Радмир яшүсмерләр арасында Алтын, Азат яшүсмерләр арасында бронза медаль яулады.

Спортчыларны һәм аларның тренерлары Илгиз Хисамовны һәм Валерия дашевскаяны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International