Респондентларның күбесе ведомствога максималь балл куйды
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе күчемсез милек өлкәсендә хезмәт күрсәтү сыйфаты турында чираттагы сораштыру үткәрде. Шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга 5 баллы шкала буенча документларны кабул итү шартларын һәм сыйфатын, теркәлү тизлеген, күчемсез милекне электрон рәвештә рәсмиләштерү мөмкинлеген һ.б. бәяләргә тәкъдим ителде. нәтиҗәдә респондентларның күбесе Татарстан Росреестрына максималь балл куйды.
«Бизнес-бергәлек вәкилләреннән сораштырулар безнең ведомство тарафыннан даими уздырыла, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән хезмәттәшлек иткәндә җитешсезлекләрне ачыкларга, Росреестрның дәүләт хезмәтләрен күрсәтү процессын оптимальләштерергә һәм вакытын кыскартырга ярдәм итә», - дип билгеләде күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы урынбасары Энҗе Мөхәммәтгалиева.
Шулай ук Татарстан Росреестрында искәртүләренчә, быелның 1 мартыннан юридик затлар кадастр исәбенә һәм хокукларны теркәүгә гаризаларны аларга беркетелгән документлар белән бергә бары тик электрон формада гына бирергә тиеш. Әлеге таләпне үтәмәү документларны караусыз кире кайтаруга китерә.