Яшел Үзәндә 2011-2012 елгы яшүсмерләр арасында волейбол буенча ачык төбәкара турнир узды.

2025 елның 31 марты, дүшәмбе

Командалар Россиянең төрле почмакларыннан килде: Киров, Йошкар-Ола, Казан, Түбән Кама, Белая Холуница.

Барлыгы 7 команда катнашты.

Яшел Үзән командасы тренер-Базаров Рөстәм Торекульевич җитәкчелегендә 4 урынны яулады.

Турнир тамашачыларга онытылмаслык хис-кичерешләр һәм мавыктыргыч мизгелләр бүләк итеп, чын волейбол бәйрәменә әверелде. Яшь спортчылар югары дәрәҗәдәге осталыкларын гына түгел, җиңүгә өмет, команда рухы һәм көндәшләренә хөрмәт күрсәттеләр.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә бүленде:
1 урын-Казан
2 урын - Белая Холуница
3 урын-Киров
4 урын-Яшел Үзән

Спортчыларны котлыйбыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International