Бәйрәм уңаеннан бүлекчәнең югары эш күрсәткечләренә ирешкән иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Яшел Үзән хокук саклау хезмәткәрләренә район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
- Зеленодольск бүлеге-республикабызда иң яхшыларның берсе. Югары профессионализм, батырлык, бурычка һәм антка тугрылык – сезне безнең заманның чын геройлары итә торган сыйфатлар. Сез Россия файдасына хезмәт итеп, үз вазифаларыгызны лаеклы үтисез. Сезнең хезмәт – һәрберебез өчен тынычлык һәм иртәгәге көнгә ышаныч нигезе ул. Бәйрәм белән!,- диде Зеленодольск районы башлыгы урынбасары Николай Бызин.
Зеленодольск районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге көче белән төрле милек рәвешләрендәге 1373 объект саклана.
- Сезне, хөрмәтле хезмәткәрләр, чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Без сезнең белән бер команда, алга таба да шәһәрдә һәм районда хокук тәртибен саклаячакбыз. Ныклы сәламәтлек һәм иминлек сезгә", - дип мөрәҗәгать итте коллективка Яшел Үзән районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы полиция полковнигы Гомәр Миңнуллин.
Бәйрәм белән!