2025 елның 1 апреленнән "гаилә ипотекасы" ике йорттан артык булмаган шәһәрләрдә икенчел базарга кагыла торган кагыйдәләр эшли башлый.
Икенчел базарда фатирны ташламалы шартларда еллык 6% ка кадәр ставка буенча 6 яшькә кадәрге баласы булган гаиләләр бер генә тапкыр сатып ала алачак. Икенчел базарда торакны 20 елдан да өлкәнрәк булмаган күпфатирлы йортта сатып алырга мөмкин. Аның авария хәлендә дип танылмавы мөһим. Моннан тыш, үзара бәйле затлардан фатир алу тыела.
Татарстанда «ДОМ.РФ» банкы төзегән исемлеккә 18 торак пункт кергән: Агерҗе, Азнакай, Арча, Баулы, Бөгелмә, Буа, Иннополис, Зәй, Болгар, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Нурлат, Тәтеш һәм Чистай.
Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, 2024 елда төбәктә 105,5 мең төрле ипотека теркәлгән, агымдагы елның беренче ике аенда – 7 200 тирәсе, шул исәптән 2 395 – торак биналарга, 2175 – җир кишәрлекләренә һәм 371 – торак булмаган биналарга.
"Гаилә ипотекасы" буенча статистика безнең ведомство тарафыннан аерым алып барылмый. Шуңа да карамастан, аның икенчел күчемсез милек базарына киңәюе республиканың кече шәһәрләре үсешенә уңай йогынты ясар, халыкның китүен киметер һәм күп кенә Татарстан гаиләләренең торак шартларын яхшыртыр дип уйлыйбыз», - дип билгеләп үтте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.
"Өлешле төзелеш бөтенләй булмаган яки бик аз булган шәһәрләр чынлыкта бик күп. Бездә Казанда, Яшел Үзәндә, Түбән Камада һәм Чаллыда шактый актив төзиләр, башка шәһәрләрдә яңа төзелешләр юк диярлек. Россия буенча исемлек шулай ук шактый зур. Ипотеканы 1 апрельдән алырга мөмкин булуга карамастан, Татарстанда сатып алучылар шартларга туры килә торган фатирлар өчен задаткалар кертә башладылар инде», - дип хәбәр итте Татарстан риелторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садреев.